«ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН ШАГЫЙРЬ»
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма…
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Шундый шагыйрьләрнең берсе татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин исемендәге премия лауреаты, патриот – шагыйрь Муса Җәлил. Бүген безнең китапханәдә тууына 115 ел булуга багышланган «Үлемне җиңгән шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичә булып үтте. Кичәгә сәламәтлекләре чикләнгән «Изге утрау» клубы әгъзалары чакырылды. Бары 38 ел гына яшәсә дә, Муса Жәлил үлгәннән соң да жырлары, дистәләрчә куллар, утлар–сулар кичеп илгә кайтты. Китапханәчеләр бөек шагыйрьнең тормышы, иҗады турында сөйләп үттеләр. Әдәби кичә «Батырлык кайдан башлана?», «Үлемсезлеккә юл», «Серле йомгак», «Үлеме белән жиңде үлемне» дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Кичә барышында, китапханәчеләр М.Жәлилнең Моабит төрмәсендә иҗат иткән «Кызыл ромашкалар», «Җырларым», «Вәхшәт», «Ана бәйрәме» һәм башка бик күп шигырьләрен китап укучыларыбызга сөйләп үттеләр. Курсәтелгән видеоязмалар Муса Жәлилнең иҗады белән якыннан танышырга ярдәм итте. Кызы Чулпанның әтисе турында видеоязма аша сөйләве, аның нинди ягымлы әти булуы, Чулпан кызын өзелеп яратуы укучыларыбыз кунеленә ныклап кереп калды. Мусаның шигырьләренә композиторларыбыз язган жырлар жырланды. Шагыйрьнең китапларыннан торган «Исеме кайтты илгә җыр булып» дип аталган китап күргәзмәсе китап укучыларыбыз күңеленә хуш килде.