Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

“ЭНЖЕ ЧӘЧӘКЛӘРДӘН ТОРГАН МОҢ”📚

Май аеның илаһи матур бер мизгелендә Русия һәм Башкортостан Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре Зөһрә Наил кызы Исламованың Уфада “Матбугат дөньясы” нәшриятында басылып чыккан “Энҗе чәчәк” һәм “Бәхет ачкычы” китапларын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Зөһрә Исламованың исеме вакытлы матбугат белән танышып барган, нәфис әдәбиятны яраткан һәркем өчен билгеле. Ачык, аңлаешлы, төпле итеп язылган публицистик мәкаләләре, хикәяләре республикабызның “Кызыл таң”, “Өмет” газеталары, “Тулпар” журналы битләрендә һәрдаим басылып тора. “Энҗе чәчәк” җыентыгына Зөһрә Исламованың төрле елларда язылган, тел җәһәтеннән аңлаешлы, җиңел укымлы, гыйбрәтле язмышларга, тетрәндергеч вакыйгаларга нигезләнгән хикәя, парча, эссе, этюдлар тупланса, “Бәхет ачкычы” китабында исә төрле елларда Башкортстан матбугатында басылган әңгәмәләр, сурәтләмәләр, очерклар урын алган. Кичәгә кунагыбызның якыннары, туганнары, иҗатын сөюче дүртөйлеләр, җирле шагыйрәләр К. Сафарова, Т. Әхмәтова, РБ Хөкүмәтенең Ш. Ходайбердин исем. премия лауреаты, журналист, балалар язучысы И. Тимерханов, шагыйрә, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы С. Васикова, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының район бүлеге әгъзалары, якташларыбыз Башкортостан һәм Татарстан республикаларының халык, РФ атказанган артисты И. Газетдинова, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы, җырчы-шагыйрь, 10 китап авторы Венер Фәттахов килде һәм авторга үзләренең җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Зөһрә Наил кызы исә, китапларның язылу тарихы белән таныштырды, иҗади планнары белән уртаклашып, китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Очрашу яңа басманы тәкъдим итү, музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды.