Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ИСЕМЕ – ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

…Тагы килер көзләр… Ә шуларның
Минсез килер берсе бер вакыт.
Ә шуннан соң инде һәрвакыт…
Н.Нәҗми.
Вакыт агымсудай. Дүртөйле җиренең данлы улы, күңел энҗеләреннән тукылган иҗаты Р.Гамзатов, К.Кулиев, М.Җәлил, Х.Туфан кебек бөек сүз осталарының әдәби мирасы белән беррәттән торган шигърият аксакалы Наҗар Нәҗми менә инде 22 ел арабызда юк. Чуак , кояшлы якты көз башында, 6 сентябрь – халык шагыйрен искә алу көне уңаеннан, шигърият сөючеләр, “Дулкын” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, башкалабыз Уфадан килгән кунаклар Башкортостан Язучылар берлеге рәисе урынбасары , шагыйрь Нурлан Ганиев, шагыйрә, Башкортостан Республикасының атказаган матбугат һәм киң мәглүмат хезмәткәре.
Н. Нәҗми һәм Ф. Кәрим исемендәге әзәби премияләр лауреаты.
Ф. Габидуллина, башкорт шагыйре, прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Ситдыйкова, танылган язучы һәм журналист, республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, Башкортостанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәрзәнә Акбулатова, Башкортостанның атказанган артисты
Р. Динәхмәтов шәһәр үзәгендәге шагыйрь һәйкәле янына җыелды. Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Васикова С.Ф. каләмдәшләрен һәм җыелучыларны сәламләп язучыларга сүз бирде. Н.Нәҗми турында истәлекләр яңартылды, шигырьләр укылды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Арытабан кунаклар бөек якташыбызның туган авылы Миңештегә юл тотты.