Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ИҖАДИ ОЧРАШУ «ШИГЫРЬЛӘРЕМ – КҮҢЕЛ ЭНҖЕЛӘРЕМ»

2 октябрь көнне китапханәбезнең уку залында көтеп алынган, матур вакыйга булып узды. Шигърият, җыр-моң сөючеләр өчен олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле шагыйрәбез, журналист, шәһәребезнең «Әллүки» халык фольклор ансамбле, «Ак калфак»татар хатын-кызларының Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының безнең райондагы бүлек җитәкчесе С. Васикованың «Базы кызы» китабының исем туе оештырылды. Бәйрәмдә шулай ук Светлана Фәүзи кызының шатлыгын, сөенечен уртаклашырга килгән мәртәбәле кунаклар Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре, Русиянең атказанган педагогы К. Р. Идрисова; радиожурналист, «Роксана» радиосы «Шәрыкъ» иҗади берләшмәсе дикторы, «Бәхет ачкычы» тапшыруы авторы З. Хисами; «Мәдәни җомга» гәзите журналисты С. К. Кашапова; «Халыкара мөселман киносы» һәм «Саратовские страдания» кинофестивальләр җиңүчесе А. А.Нургалиев; Благовар районы Яныш авылы мәдәният йорты директоры М. Х. Ибраһимов; Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, якташыбыз В. А. Фәттәхов; Чакмагыш районыннан коллегабыз Ю. Низаев һ.б. катнашты. Кадрия Рәес кызы якташыбызның һәрвакыт тел, әдәбият сагында торуын, татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү өчен эшләвен билгеләп үтте, шагыйрәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Ф. Шакировның һәм бер төркем дүртөйлеләргә региональ татар хатын-кызларының «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Безнең Илеш районы иҗат кешеләренә бай. Светлана Васикова алар арасында балкып, нур чәчеп тора. Светлана үзе дә – яктылык, нур, дигән сүз, шуңа да нур чәчеләдер аңардан, – дип, билгеләп үтте якташлары исеменнән Рәйсә Фәтихҗан кызы. Кичәбезнең хөрмәтле кунаклары, иҗатташлары, дуслары шагыйрәгә изге теләкләрен, аның иҗатына карата ихлас соклану һәм хөрмәт сүзләрен ирештерделәр, чәчәк, гөлләмәләргә төрделәр. Светлана ханымның шигырьләре, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Светлана Фәүзи кызы үз чиратында аларга чиксез рәхмәт сүзләрен ирештереп, табадан төшкән генә шигырьләрен укыды, музыкаль бүләк тапшырды.