Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ШИГЪРИЯТ СӘГАТЕ «БАШКОРТ ШИГЪРИЯТЕНЕН МОҢЫ “

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер.

“Шагыйрьнең бар булганы – барлык җаны, акылы – шигырьләрендә. Үлгәннән соң аның дәрәҗәләре, вазыйфалары түгел, ә иҗаты кала.” (Н.Нәҗми)

5 февраль – Башкортостанның халык шагыйре, РСФСРның М. Горький исемендәге, Башкортостанның С. Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 104 ел. Якташыбыз, милләтебезнең данлыклы улы, әдәбият каһарманы Н. Нәҗминең иҗади мирасы бай, күп төрле һәм үзенчәлекле. Шагыйрь 1950 елда “Тамсылар” дигән кечкенә генә шигъри җыентыгыннан башлап, үзе исән чакта дөнья күргән “Ак шишмә”дән соңгы вакыт аралыгында өч дистәдән артык китабын дөньяга чыгарды. Аның “Капкалар”, “Шагыйрь һәм шах”, “Күлмәк”, “Иблис”, “Агым”, “Бер туганнар”, “Гомерлек җыр”, “Урал” поэмалары, бихисап шигырьләре, драма әсәрләре киң билгеле. Без аны халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак та югары бәялибез. Аеруча “Уфа юкәләре”, “Мине юллар чакыра”, “Кышкы романс”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле”, “Таулар юлы” дигән җырлары башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр. Без аны үлемсез әсәрләре өчен яратабыз! Китапларын кат-кат укып, талантын тагын да киңрәк ачабыз. Аның әдәби мирасы, аның саф көмештәй асыл иҗаты һичкайчан тутыкмас!