“ИХЛАСЛЫК ҺӘМ ЯКТЫЛЫК ШИГЪРИЯТЕ»
4 мартта, матур яз көнендә бар булмышы белән шагыйрә, үткер каләмле һәм сәләтле журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, туган ягы Дүртөйлене өзелеп сөюче һәм аның үсеше өчен җан атып йөрүче якташыбыз
ФӘНИЯ РАВИЛ КЫЗЫ ГАБИДУЛЛИНАНЫҢ күркәм гомер бәйрәме.
“Туган якка бик ешладың әле,
Сагынасың икән кемнәрне?” –
Дип сорыйлар миннән авылдашлар,
Сагынам мин газиз җирләрне.
Ф.Габидуллина – дөньяга, туган төягенә, кешеләргә сөю тулы соклану белән караган иҗади шәхес. Аның үзенә генә хас илаһи моңы бар. Хис-тойгылы, фикерле, иң мөһиме – тормышчан шигырьләр яза ул. Туган җиргә, туган йортка, әнкәйләргә, авылдашларга багышланган шигырьләреннән үзгә бер җылылык бөркелеп тора.
Гөрләвекләр җырын тыңлар өчен
Кайтам әле, кайтам авылга;
Шәһәрләрдә кары күп булса да,
Көйсез генә эри, тын гына.
Авылымда һавасы да бүтән,
Җилләреннән килә таң исе…
Якташыбызны юбилее белән ихлас котлыйбыз! Бик күп еллар сау-сәламәт булып безне, дусларыгызны, туганнарыгызны, иҗатташларыгызны сөендереп яшәгез, сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез! Китапханәбездә очрашырга насыйп булсын! 💐
#ФанияГабидуллина#юбилей
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека