Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: ЯҢА КИТАП!!! 📖

Ниһаять, китап укучыларыбызның түземсезлек белән көтеп алган, Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» дигән китабы безнең китапханәбезгә кайтты!
Китапта Зифа Кадырованың «Урланган яшьлек», «Кем каргады?..» дип исемләнгән ике повесте урын алган. Алардагы төп геройлар аша автор кеше тормышындагы төрле кичерешләрне укучыларга җиткерергә тели. Геройлары да халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлы үткән кешеләр. Автор аларның тормышы аша хыянәт, кешегә начарлык кылу үзеңә әйләнеп кайтуын укучыларына җиткереп, нәтиҗә ясап, дөрес яшәргә өнди сымак.
«Китап геройлары янәшәбездә бит: кемдер үзендә көч табып, мал-мөлкәтен, байлыгын калдырып, бәхетсез тормышыннан иреккә чыгып китеп, тормышын яңадан башлап бәхетле була. Икенчеләре исә гомере буе кыйналып, үлгәнче ирле булып яши», – ди Зифа ханым яңа китабының геройлары турында.
Кадерле китап укучы дусларыбыз! Бер тында укыла торган, мәхәббәт, язмыш турындагы бу китап беркемне дә битараф калдырмас! Укыгыз! Китапханәбезгә рәхим итегез!
#ЗифаКадырова#Яңакитап
#Дүртөйлеүзәккитапханәсе