Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “ҖЫРЛАП ЯШИК ГОМЕРГӘ” 🎤📖

Китапханәбезнең уку залында бик матур, чын мәгьнәсендә җанны җылытырдай, онытылмаслык әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Кичәдә Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшмәкәре, Башкортостан, Татарстан, Русия язучылары һәм журналистлары берлекләре әгъзасы, “Гәлсәр сандугач – 2002”, “Татар җыры – 2001”, “Алтын барс” премияләре лауреаты, меңнән ашу җыр авторы, җырчы-башкаручы Рамил Чурагулов, Башкортостанның атказанган артисткасы, талантлы җырчы Лилия Рәсулева һәм аларның якын туганнары катнаштылар.
Рамил Чурагулны белмәгән кеше бик аздыр. Аның “Моңнар кайтсын авылга!”, “Әйтмә син авыр сүз!”, “Агыгыз сулар кирегә”, “Күрше хакы – Тәңре хакы” кебек хитка әверелгән җырларын берничә буын тыңлап үсте. Бүген дә аның иҗатының үзәгендә туган нигез, туган ил, туган тел, гаилә һәм мәхәббәт темасы урын алып тора. Кичәбез музыкаль номерлар һәм язучының шигырьләре белән үрелеп барды. Кунакларыбызның һәр чыгышы, һәр җыры күңел кылларын тибрәтеп, йөрәккә үтеп керде. Ә инде Лилия Салават кызының, улы Айдарның чыгышлары ямь өстенә ямь булды, тамашачылар дәррәү биергә дә төшеп киттеләр. Очрашу килгән кунакларга яңадан-яңа ижат уңышлары, яңа җырлар, сәламәтлек теләп, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека 📖