Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

“АЧАМ КҮҢЕЛЕМ СЕРЛӘРЕН”

Дүртөйле шәһәр китапханәсендә районыбызда гына түгел, республикабызда да билгеле шәхесләрнең берсе, һөнәре буенча нефтьче булса да, йөрәге белән шагыйрь булган якташыбыз Таһир Әнгам улы Якуповның “Ачам күңелем серләрен” дип аталган китап презентациясе үтте.

Төн уртасы. Шигырь язам. Шигырь туа.
Фани дөнья селкенми дә, тып- тын тора.
Күк йөзен ай нурга күмгән бер минутта
Хисләремә сүзләр бәйлим – шигырь туа!
Бу шигырьдә атам- анам, балам моңы,
Бердәнберем – сөйгәнемнең җылы тыны;
Бу шигырьдә киләчәккә бетмәс өмет,
Үткәнемнең кабатланмас көне, төне.
Бу шигырьдә яшьлегемнән килгән аваз,
Яшәткән һәм яшәрткән яз, сөю һәм наз.
Бу шигырьдә көзләр төсе, сагыш та бар,
Сагышларны җиңә алган шатлык та бар.
Бу шигырьне гел җыр итеп җырлар идем,
Үзем генә белгән көйгә сузар идем;
Әгәр дә ул шигърияткә юлны тапса,
Төн йөкламый, бертуктамый язар идем.