Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ «ГОМЕРЕ – МОҢЛЫ БЕР ҖЫР»🎤

Җырларымны сөйгән халкым өчен,
Сезнең өчен дуслар җырлыймын,
Җырым белән азмы күңелләрне,
Туган җирне, илне нурлыймын!
Җырлар, җырлар…. Күпме генә җырланмый да, кайда гына җырланмый алар. Әмма, кайда гына җырланса да, талантлы кешенең йөрәген ярып чыккан моң чишмәсе тамашачыларны яулап ала һәм аларны сихри бер дөньяга алып килә. Үзәк китапханәнең уку залында үз таланты, моңы белән кешеләрдә өмет, дәрт уятып, аларны сәнгать дөньясына әйдәүче җырчыларыбызның берсе, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык моңы – 2002” башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваленең Гран-при иясе, “Туган тел” конкурсы дипломанты, 2003 елда “Ирәндек моңнары” лауреаты , бик күп абруйлы конкурсларда җиңеп чыккан һәм үзенең моңлы тавышы белән халык күңелен әсир иткән җырчы Илшат Сибәгатуллин белән тирән эчтәлекле бик тә җылы очрашу булып үтте. Җыр – Илшат Сибәгатуллинның гомер юлдашы. Балачак истәлекләре, яшьлек вакытлары, хезмәт иткән еллары, үткән еллардан кызыклы хатирәләр – болар барысы да бу көнне Илшат Әнәс улы белән искә алынды. Тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр дә, сагышланып елап та алдылар, сихри бер дулкында йөзделәр. Илшат Сибәгатуллин башкаруында моңлы, аһәңле җырлар агылды да агылды. Илеш егетенең йомшак, ягымлы, иркен тавышы, халык әйтмешли йөрәккә сары май булып ягылды. Җырларын фонограммага түгел, ә җанлы тавышка башкаруы белән ул үзенең чын, моңлы җырчы булуын тагы бер кат исбатлады. Кичә котлаулар һәм җыр белән үрелеп барды. Илшат Әнәс улын сәнгать өлкәсендәге 25 еллык юбилее белән котларга китап укучылар, тамашачылар күп килгән иде. Дүртөйле Башкортлары Королтаеның башкарма комитеты рәисе Г.Н.Хөсәенова, Башкортстанның атказанган нефтьчесе, НГДУ “Чакмагышнефть” идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Т.Ә.Якупов, Дүртөйле шәһәре һәм районы ветераннар советы рәисе Р.М.Вагапов, Дүртөйле шәһәре һәм районы мәдәният идарәсенең хаклы ялдагы баш белгече Р.Р. Зарипова, РФ, БР Язучылар берлекләре әгъзасы, язучы, драматург, үзешчән композитор М. Г. Мөсифуллин, НГДУ “Чакмагышнефть” ветераннар советы рәисе Т.Р. Фәизова, РФ, БР Журналистлар берлекләре әгъзасы Ф.З. Галләмов, иҗатташлары Н.Нуриәхмәтова, А.Ибраһимов, “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары һ.б. – барысы да җырчыга изге теләкләрен җиткерде, җыр-моң, шигъри гөлләмәләр бүләк иттеләр.

#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖