ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “ГЕЛ ЯКТЫДАН АНЫҢ ГОМЕР ЮЛЫ”
Быел, белеүбезчә, Дүртөйле җиренең шигъри күңелле улы Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел булып үтте. Шагыйрьләр үлемсез, диләр. Чынлап та, “Уфа юкәләре”, “Кышкы романс”, “Юкка түгелдер”, “Су сибегез гөлләргә” кебек популяр җырлары, бик күп шигыре, “Күлмәк”, “Урал”, “Капкалар” кебек бай эчтәлекле поэмалары Наҗар Нәҗмигә һәйкәл булып калыкты.Шагыйрьнең үзе, иҗаты турында замандашлары, әдәбият белгечләре, аны кумиры дип күргән яшь иҗатчылар бик күп мәкалә, очерк язды, багышлау, мәдхия иҗат итте. Мондый мәкаләләр, мәдхия, багышлаулар киләчәктә дә язылачак. Чөнки Наҗар Нәҗми шигъриятенең чиксез асылын һәркем үзенчә аңлый, кичерә һәм күрә. Наҗар Нәҗмине яратмаган, аның белән горурланмага, аңа үзенең мөнәсәбәтен белдерергә теләмәгән кеше сирәктер… һәм менә бүген бездә шундый шәхесләребезнең берсе, Наҗар Нәҗмине якыннан күреп белгән, күп тапкырлар аралашкан, тормыш иптәше Флорида ханымнан да, шагыйрьнең үзеннән дә интервьюлар алу бәхетенә ирешкән ветеран-журналист Рәмидә Әүхәдиеваның күңел ядкарьләре тупланган “Наҗар иле…” китабын тәкъдир итү булып үтте. Кичәгә кунагыбызның”Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, иҗатын сөюче дуслары, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары килде һәм авторга үзләренең җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Очрашу яңа басманы тәкъдим итү, музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды. Чарада катнашучылар талантлы журналист, татар хатын-кызларының бар асыл сыйфатларын үзенә туплаган, күңелләргә җылы өләшеп, җанга илһам өстәп яши торган, табигате бик тә тыйнак Рәмидә Вәлиулла кызына соклануларын, аның белән горурлануын белдерделәр. Рәмидә Әүхәдиевага гаилә бөтенлегендә, ил-көн тынычлыгында илһамланып иҗат итәргә язсын! Якын кешеләрегезнең җылысын тоеп, бәрәкатле тормышларда яшәргә насыйп булсын! Сезгә уңышлар, сәламәтлек телибез!
#НаҗарНәҗмигә105
#китаптуе#презентациякниги
#РәмидәӘүхәдиева
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖