“РӘХМӘТЛЕМЕН ЯЗМЫШЫМА, УКЫТУЧЫ БУЛЫП ТУГАНЫМА”
Узган саен гомер юлым һаман,
Борылам да карыйм артыма.
Иң кадерле чаклар шунда калган
Һәм манылган бар да алтынга…
Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул! Белүебезчә, 2023 ел Русия күләмендә “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шушы уңайдан китапханәнең уку залында, 20 елдан артык Дүртөйле районы татар теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләгән ветеран укытучы-методист, остаз, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы В.Ә.Карамова белән бик тә күркәм очрашу оештырдык. Чарада Венера Әнгам кызының якын туганнары, бик күп укучылары, мәгариф ветераннары, районыбызның татар , башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары катнаштылар. Кичәдә ветеран укытучының тормыш юлы, фидакарь хезмәте, ирешкән уңышлары турында искә алынды. Мәгариф бүлегенең информацион-методик бүлек җитәкчесе И.М.Фәтхетдинова чыгыш ясап, Мәгариф бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Район ветераннар оешмасы рәисе Р.М.Вагапов Мактау грамотасы тапшырып, җыр бүләк итте. Очрашуыбыз җыр-музыка, видео сәламнәр, чыгарылыш укучылары, ветеран укытучыларның хатирәләре, истәлекләре белән үрелеп барды, чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә саулык-сәламәтлек теләп чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Венера Әнгам кызы исә яшьлек елларын, гаиләсен, мәктәптә укыткан чорын сагынып искә алды, күңелләргә рәхәтлек иңдереп,коръән аятьләрен укып очрашуга килүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Милләтебезнең йөзек кашы, сабырлык, изгелек бөркелеп торган затлы татар мөгаллимәсенә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, киләчәктә дә хөрмәттә, акыллы киңәшләрен биреп, гел кирәк булып яшәвен телибез!
#Укытучыһәмостазелы2023
#ГодПедагогаиНаставника2023
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖