ОСТАЛЫК ДӘРЕСЕ “ҮЗЕҢ ЧИК ТӘ, ҮЗЕҢ ТАК!”
Күз нурларым салып калфак чигәм,
Бизәкләре шуңа чын кебек.
Бик яратып, сөеп чиксәң генә,
Чәчәкләргә була җан өреп.
Белеүбезчә, төбәк башлыгы Р.Ф. Хабиров указына ярашлы, 2020 елдан, апрель аеның өченче, сентябрь аеның икенче җомгасы республикабызда милли костюм көне билгеләп үтелә. Шушы датаны билгеләп үтү кысаларында, китапханәнең уку залында, татар милләтенең йөзен билгеләүче калфак тегү серләренә төшенергә теләүче гүзәл затлар өчен осталык дәресе булып үтте. Татар хатын-кызларының баш киеме — калфак – борын-борыннан сафлык, пакълык билгесе булып санала. Ул татар милли киемендә хаклы рәвештә үзенчәлекле урын били. Калфак тегү, чигү буенча шактый гына тәҗрибә туплаган Рәсимә ханым “Калфак – баш киеме буларак та, бизәнү әйбере буларак та, татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, дөньяны танып-белүдә нечкә сизгерлеген, зәвыгын чагылдырган сәнгать җәүһәре ул”, – дип билгеләп үтте. Ә инде милли баш киемен тегү серләре белән кул эшләре остасы Земфира Галимова уртаклашты. Калфак-түбәтәй чигү җиңел түгел, ефәк җепләр, вак сәйләннәр белән эшләү өчен күпме сабырлык, игътибарлылык һәм осталык таләп ителә. Җаен да белергә кирәк. Очрашуга килгән “Раушан” хатын-кызлар клубы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының район бүлекчәсе әгъзалары (җитәкчесе РФ һәм РБ Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә С.Ф.Васикова) гади генә тукымалардан калфак ясау технологиясе, чигү үрнәкләрен белән таныштылар, калфакны тегә дә башладылар. Билгеле, әлеге җентекле хезмәт күп вакыт таләп итә, шуңа күрә күпләр татар хатын-кызларының матурлык һәм күңел сафлыгы символы булган калфак тегү эшен өйләренә алдылар. Осталык дәресе барышында “Керәшен татарлары җыры”, «Ак калфак»,”кебек жырлар да яңгырады. Катнашучылар чарадан бик канәгать булып, Земфира ханымга олы рәхмәтләрен юллап, кабат җыелышырга сүз куешып таралыштылар.
#милликейемкөнө
#деньнациональногокостюма2023
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖