Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “ЯЗУЧЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ”

Үзәк китапханәнең уку залында танылган шагыйрә һәм журналист Нәҗибә Сафина белән бик җылы очрашу узды. Н.Сафина 1949 елда Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. 1967 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1972 елда уку йортын тәмамлап, Кама Тамагы районы Балтач авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Соңрак Чистай районы Дүртөйле мәктәбендә, Чистай педагогия училищесында укыта. Башкортстанга күчкәч, Н.Сафина төрле профессияләр үзләштерә. Нефтекамски шәһәрендә слесарь, мастер-конструктор, биредәге Төзүчеләр сараенда техник кабинет мөдире, шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятендә җаваплы сәркатип вазифаларын башкара.1990 нчы елларда ул Казанга кайта. “Сөембикә” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли.
“Шагыйрә, син – дөрләп янучы!” дип исемләнгән чарага районның каләм әһелләре, китапханәчеләр, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде. Очрашуның рухын шагыйрә үзе билгеләде. Нәҗибә Әхмәтнур кызы иҗаты хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Холкына һәм иҗатына миллилек, туры сүзлелек хас булган Нәҗибә ханым җанын телгәләгән мәсьәләләргә тукталды, кызык та, кайвакыт кызганыч та булган тормыш хәлләрен бәян итте, милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган шигырьләрен дә укып ишеттерде. Үзенең “Кан хәтере”, “Каеннар ник кара таплы”, “Биеклекнең күге юк, Түбәнлекнең төбе юк”, ”Мәсәл һәм мәсьәлә”, балалар өчен язылган маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Аккош күле», «Керпе нигә энәле» “Кош теле”, “Мәче фәлсәфәсе”, “Камка һәм яфрак капка” һ.б.бик күп китаплары белән таныштырды. Үз чиратында без авторга очрашуга килгән өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Хәтер сандыгында матур истәлек булып сакланыр бу чарабыз!
#центральнаямежпоселенческаябиблиотека 📖