“БАБАЙ УТАРЫ”НА СӘЯХӘТ
Республикабызның “Башкортстанда озын гомерлелек” программасын тормышка ашыру кысаларында, август аеның искиткеч ямьле бер көнендә, Дүртөйле үзәк китапханәсенең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары «Бабай утары» уникаль этнографик музей – комплексына тематик сәяхәткә чыктылар. Үзебезнең Дүртөйле, күрше Чакмагыш, республикабызның Шаран районының матур җирләрен карап барып, Туймазы районына килеп җиткәнне сизми дә калдык. Ике тау арасына урнашкан ачык һавадагы музей эшкуар, үзешчән композитор Фәнир Галимов проекты буенча салынган. Китап сөючеләр татар авылының 17 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәрге көнкүреше турында сөйләүче оригиналь борынгы корылмаларны карап чыктылар. Монда ни генә юк: миче һәм савыт-сабасы булган, 17 нче гасырда төзелгән йорт янәшәсендә бер гасыр соңрак саман кирпечтән салынган йорт тора, элеккеге камыш, салам түбәле йортларда әби-бабайлары белән самавырлы, чәйле өстәлләр, авыл мичләре, табадагы ипи-күмәчләр һәм дә тал бишекләргә кадәр куелган. 19нчы гасырдагы бүрәнә өйдә тимерче алачыгы, авыл хуҗалыгы кораллары, төрле ат арбалары, сиртмәле кое, ә келәтендә төтен исләре килеп торган кара мунча да бар. Кайбер экспонатларга берничә йөз ел, ә музей комплексының төп истәлекле урыны –җил тегермәне 1870 елда төзелгән. Мондый корылмаларны хәзер сирәк очратырсың, бигрәк тә төзек хәлдә. Машина, мотоцикллар музее, читлекләрдә карап сокланырга төрле кошлар – павлин, цесарка, күлләрдә кыр үрдәге, аккошлар, сарайда бозаулары белән боланнар… Сүз белән генә әйтеп аңлата алмаслык искиткеч матурлыкка сокланып, бик рәхәт ял итеп, онытылмас тәэсоратлар алып, ачык йөзле пешекчеләр каршы алып торган ашханәдә тәмле итеп хушланып, кайтыр юлга чыктык. Сәяхәтебездә якташыбыз, шагыйрә, БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре Фәния Габидуллинаның катнашуы чарабызны тагын да күркәмрәк, эчтәлеклерәк ясады: язучылар тормышыннан истәлекле вакыйгалар белән таныштык, үзенең шигъри шәлкемнәрен дә тыңлап ләззәт алдык. Җирле шагыйрәләребез Клара Сәфәрова, Зәһүрә Әбулкарамова, Филзирә Зарипованың шигъри дулкыннарында тирбәлеп ике сәгатьтән артык вакыт үткәнен сизмичә дә Дүртөйлебезгә исән-имин кайтып җиттек. Әдәбият сөючеләргә онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Биглов Дамир Хазиповичка, китапханәбез директоры Халиуллина Елена Владиславовнага, хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайткан машина йөртүчебез Әлфәт абыйга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сау-сәламәт булыгыз, эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека