“СИНЕҢ КУЛДА ЯҢА ЖУРНАЛ”
Кадерле дуслар! Китапханәбезгә сез яратып укый торган журналларның яңа саннары килде. Ил-көн вакыйгалары, гыйбрәтле язмышлар, укучылар сорауларына җаваплар, киңәш-табыш – һәркем күңеленә хуш килердәй язмалар таба алачаксыз бу журнал битләреннән.
«Әнием! Син бик оста тегүче идең. «Кызым, Сабантуйга яңа күлмәк тегеп бирермен. Якасы басып торган, иңбашлары күпертмәле озын күлмәк. Акка чәчәкләр төшерелгән күлмәк. Их, ул чәчәкләр сары лаләләр дә булса…» – дигән идең. Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә…» (“Казан утлары”, В.Нуриев “Исемем Лалә, диде ул” (хикәя), 133 б.
“Күктән сөрелгән Иблис тарихын ничек кенә хәтереннән чыгарып ташларга теләсә дә, Мәүлет булдыра алмады; бу төш, бу тарих аның күңеленә генә түгел, җанындагы, тәнендәге һәр күзәнәк бөртегенә иңеп өлгергән иде инде. Ул шуны да бик тиз аңлап алды: бүгеннән аның гомере тап ике өлешкә бүленә: моңа кадәр яшәгән гомеренә һәм алда яшисенә.” (Казан утлары”, Г.Гыйльманов, “Иблис коткысы”(кыйсса), (13-60 бб.)
«Курай булса – борынгыдан
Күңелләргә кайтыр моң…
Туган якка мин үзем дә
Курай булып кайтырмын!»
Ике халыкның да яраткан улы, ике халыкның да әдәбиятына, сәнгатенә байтак мирас биргән шәхес. Казанда агайның фатирында булганда, шәхси китапханәсенә игътибар иттем. Башкорт язучыларының китаплары күп булуы сокландырды. Әдәби әсәрләр генә түгел, сәнгать әсәрләре хакындагы альбомнар, тарихи китаплар бихисап иде. Бу, әлбәттә, әдипнең югары мәдәниятле кеше булуы, шулай ук ике тугандаш милләтне дә бердәй якын күрүе хакында сөйли. (“Казан утлары”, Айгиз Баймөхәммәтов, “Курай булып кайтырмын…”,167-170бб.)
Һәм башка бик күп язмалар урын алган яңа басмаларда!
Килегез! Көтәбез!