Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ҖИТТЕ – БИШ МИНУТ КАЛДЫ КЫШКА!

Җиһанымның шундый мәле,
Соңлап кына таң ата.
Көз җитте, дип торган чакта
Гүя җәй кире кайта.
Табигатьтә була шундый бер мизгел, җәйнең чагу буяулары уңарга өлгермәгән әле, көз исә безне мул уңышы белән сөендерә. Бу мизгелне “әбиләр чуагы” дип атыйлар, аны нәзакәтлелеген һәм яшьлек назын җуйган, әмма юмартлык һәм зирәклек-акылга тиенгән хатын-кыз гүзәллегенә тиңлиләр. “Әбиләр чуагы” бәйрәмен билгеләү безнең халыкта элек-электән килгән. Шушы көннәрдә бу бәйрәм “Тратау” ял итү-спорт комплексында “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары белән үтте. Чарада катнашучыларны якташыбыз, шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре Фәния Равил кызы Габидуллина, клуб әгъзасы, НГДУ “Чакмагышнефть” идарәсе ветераннар оешмасы рәисе Тәрзимә Рамазан кызы Фәизова сәламләделәр, бәйрәм белән котлап, әдәбият сөючеләргә изге теләкләрен ирештерделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Оста хуҗабикәләребез нәрсәләр генә әзерләп алып килмәгән: тәмле-татлы, күпереп пешкән күмәч-пироглар, кыстыбый-тәбикмәкләр, бакчабызда үскән, яңа гына түтәлдән өзеп алган кыяр-помидорлар дисеңме, ширбәт кенә , бал гына, кибетнекеләргә биргесез кавынга (Көшел авылыннан ветеран китапханәчебез Ирина Фәһим кызы күчтәнәче) тиклем – барысы да табын түреннән урын алган. Бәйрәм матур җырлар, үзешчән шагыйрәләребезнең шигъри шәлкемнәре белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә, уеннар, викторина, конкурслар да тәкъдим ителде. Бәйрәм һәркайсыбызның күңеленә хуш килде, очрашуга килүчеләр рәхәтләнеп ял итте.