Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

“ТЫЛСЫМЛЫ КУЛЛАР МОГҖИЗАСЫ”

Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре – сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән. Мәсәлән,бәйләү – теш сызлавын бетерә, ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына уңай йогынты ясый, депрессиядән чыгарга ярдәм итә. Шушы максаттан чыгып, «Раушан» клубының чираттагы утырышында, педагогик хезмәт ветераны Гарифуллина Ф. Ә. тапочкалар бәйләү буенча осталык дәресе үткәрде. Фәнзилә Әхкәм кызы үз эшләрен тәкъдим итте, бәйләү серләре белән уртаклашты, өйрәнергә теләүчеләргә бик күп файдалы киңәшләрен җиткерде.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖📚