Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ ОЧРАШУ “ГОМЕР БУЕНА КИТАП БЕЛӘН”

Башкортостан Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгы хуплавында, министр Ә.И. Шафикова идеясы белән бик матур акция игълан итте «Гомер буена китап белән”. Акция кысаларында Язучылар берлегеннән башкорт шагыйре, драматург һәм журналист, Башкортостан Республикасының Ш.Бабич исемендәге премия лауреаты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Дәүләтбирдина, башкорт балалар язучысы, тәржемәче һәм педагог-методист, Башкортостан Республикасының атҡазанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык мәгарифе отличнигы, Башкортостан Республикасының Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт һәм Куергазы районы хакимиятенең Баязит Бикбай исемендәге премияләре лауреаты Фәрзәнә Гобәйдуллина, язучы-юморист, тәрҗемәче Леонид Соколов, якташыбыз, язучы, шагыйрә, журналист, БР атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Дүртөйле районы хакимиятенең Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Фәния Габидуллина, шулай ук җирле язучылар, Наҗар Нәҗми исемендәге бүләк ияләре – шагыйрә, журналист Светлана Васикова, балалар язучысы, журналист, БР Хөкүмәтенең Ш.Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Илдус Тимерханов, язучы, драматург, балалар язучысы Мөдәрис Мөсифуллин китапханәнең уку залында әдәбият сөючеләр, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, Әлфия Гайнан кызы Гыйльметдинова җитәкчелегендә 1 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашып, иҗатлары белән таныштырып, автографлар куеп китапханәгә, мәктәп китапханәсенә, укучыларга бик күп китапларын бүләк иттеләр. Җанлы, җылы, ихлас аралашу мизгелләре әдәбият сөючеләр күңелендә бик тә матур, онытылмас тәэсоратлар калдырды. Ә без китапханәчеләр, үз чиратыбызда кунакларга акцияне тормышка ашыруда уңышлар, иҗат ялкыннары, үзләренә, якыннарына сәламәтлекләр телибез!