Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “ҖЫРЛЫ КҮҢЕЛ – МОҢЛЫ КҮҢЕЛ”

Китапханәнең уку залында бик тә үзенчәлекле язучы, шагыйрә, гомерен иҗатка багышлаган көчле журналист, Халыкара Рус теле академиясе әгъзасы – Әнисә Мансаф кызы Ягъфәрова белән матур, җылы атмосферада, гади дә, җитди дә очрашу булып үтте. Очрашу җырлар, тәбрикләүләр, эчтәлекле, мәгънәле нәфис сүзләр белән үрелеп барды, Әнисә Мансаф кызының иҗатына тирәнтен күзәтү ясалды. Ә кунагыбыз үз чиратында балачак, яшьлек хатирәләре, гаилә хәлләре белән бүлеште, яраткан шигырьләрен укып ишеттерде. Бер сәгать-сәгать ярымга планлаштырылган кичә 2,5 сәгатьтән артык барып, сизелмичә дә, ялыктырмыйча да узып китте.
Авторны зурлап, хөрмәт итеп килгән “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзаларына, тын да алмыйча карап , тыңлап утырган әдәбият, шигърият сөючеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.