Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ ОЧРАШУ «ШИГЫРЬЛӘРЕМ — МИНЕМ БУЛМЫШЫМ!»

Китапханәбезнең уку залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Нуриман районының шәрәфле шәхесе, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты, “Гәлсәр сандугач” бәйгесенең “Ел җыры” дипломанты, берничә тапкыр Татарстанның “Алтын барс” бүләге иясе, “Кызыл таң”, “Башкортостан кызы” басмалары лауреаты, күренекле шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәрисова белән “Шигырьләрем-минем булмышым!”дип исемләнгән искиткеч җылы, тирән эчтәлекле очрашу узды. Кичәгә кунагыбызның иҗатын сөюче дүртөйлеләр, җирле шагыйрәләр К. Сафарова, Ф.Газизова, Ә. Ягъфарова, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы Р. Хафизов, язучы, балалар язучысы, драматург, үзешчән композитор М.Мөсифуллин, РБ Хөкүмәтенең Ш.Ходайбердин исем. премия лауреаты, журналист, балалар язучысы И.Тимерханов, шагыйрә, РФ һәм БР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы С.Васикова, Дүртөйле китапханәләр челтәре директоры Е.В. Халиуллина, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының район бүлеге, “Әллүки” татар халык фольклор ансамбле әгъзалары, “Изге ай” татар халык фольклоры ансамбле исеменнән Р. Әхмәтова катнаштылар һәм Халисә Сәгыйть кызына үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, шигъри гөлләмәләр, чәчәкләр, җыр-моң бүләк иттеләр. Шагыйрә исә үз чиратында бәйрәмдә катнашучыларны иҗаты белән таныштырып, яңа шигырьләрен укып, әсәрләренең язылу тарихын да сөйләп, китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Кичәдән һәр килгән кеше шатлыклы, күтәренке кәеф һәм рухи ял алып таралышты.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека