ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ «ГОМЕР ЮЛЫН СЕЗГӘ СӨЙЛӘР АККАН СУЛАР, ИСКӘН ҖИЛЛӘР»
Күңелем белән көндез – Кояш,
Төннәрен ай булсамчы,
Елмайган көләч йөзләрне
Гел балкытып торсамчы! – әлеге юлларның авторы шагыйрь, драматург, үзенең күңел байлыгы, тыйнаклыгы, олпатлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган якташыбыз Илдар Юзеевның тууына 3 гыйнварда 90 ел тулган булыр иде. Шагыйрьнең шигырьләре, җырлары, драма әсәрләре бүген дә әле халык күңелендә яши. Аның җырын, пьесаларын үз репертуарына кертмәгән бер генә җырчы да, театр коллективы да юктыр. Кышкы тыныч, матур, күңелләргә иман бирә торган җомга көнендә китапханәбезнең уку залында оештырылган кичәдә И. Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде, “Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы”, “Сирень чәчәге” поэмаларыннан, “Сандугачлар килгән безгә”, “Янар чәчәк” һ.б. пьесаларыннан өзекләр, җырлар тыңланды, бик күп шигырьләре укылды. “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә К.М.Сафарова якташыбызга багышлап язган, табадан гына төшкән иҗат җимешен укып ишеттерде, Башкортстанның атказанган нефтьчесе, бик күп шигъри җыентыклар авторы Ф.С. Рәхмәтуллин, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә Ә. Ягъфәрова, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзасы Ф.Сәхәбутдинова, Рәфил Сәхәбутдиновлар якташыбыз белән мавыктыргыч очрашу мизгелләрен искә төшереп үттеләр. Халкыбызның бөек улы, көне-төне иҗат утында янган, милләтебезгә искиткеч зур хәзинә бүләк иткән Илдар Юзеев хәзер безнең арада юк инде. Ләкин шагыйрь Илдар Юзеев һәрвакыт безнең белән. Шагыйрь иҗаты – милли хәзинәбез, туган телебез хәзинәсе.
#ИлдарЮзеев
#Дүртөйлерайонүзәккитапханәсе
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖