Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “ИҖАТЫМДА – ЯКТЫ ӨМЕТЛӘРЕМ, ИҖАТЫМДА – КҮҢЕЛ СЕРЛӘРЕМ”

Бер шигырьдә – йөрәк әрнүләрем,
Башкасында – күңел серләрем.
Шигырьләрдә якты өметләрем
Һәм аларда күргән-белгәнем.
Үзәк китапханәдә искиткеч матур, эчтәлекле, җылы очрашу булып узды. Төп кунагыбыз – якташыбыз, шагыйрь, мөгаллим һәм язучы Эльверт Хаматша булды. Эльверт Гариф улы районыбызның Иске Солтанбәк авылында 1951 елның 1 апрелендә, гаиләдәге сигез баланың җиденчесе булып дөньяга килә. Әтисе Гариф абый да, әнисе Шәмсия апа да гомер буе колхоз да эшләгәннәр. 1968 елда Эльверт Дүртөйленең 2 нче санлы урта мәктәбен тәмамлый. Очучы булырга хыялланган яшь егет әнисенең сеңлесе яшәгән Төрекмәнстан якларына юл тота һәм шуннан Армия сафларына алына. Хезмәттән соң Краснодар шәһәрендәге Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Берничә ел Төрекмәнстанда укытучы булып эшли, 1989 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы Авыргазы районының Степановка авылында мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Бүгенге көндә Эльверт Хаматша “Тулпар” журналы лауреаты, Бәләбәй шәһәрендә уздырылып килгән “Илһам чишмәләре” төбәкара конкурс лауреаты, “Каеннарым мине көтәләр”, “Гомер эзләрем”, “Син сагышым кояшы” шигъри җыентыклар, Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, күренекле мәгърифәтче, журналист, язучы һәм шагыйрь Вил Казыйхановка багышланган “Тапланмаган исем” дип аталган документаль повесть авторы.
Кичәгә РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы, язучы, драматург, балалар язучысы М.Мөсифуллин, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы Р.Хафизов, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы, отставкадагы майор Ф.З. Галләмов, отставкадагы 2 нче ранг капитаны З.Х. Нуриәхмәтов, Халык мәгарифе отличнигы, Н.К.Крупская исемендәге премия лауреаты Ф.Г. Казыханова, 3 нче санлы урта — мәктәп гимназиясенең ветеран-укытучылары, кунагыбызның иҗатташлары, иҗатын сөюче дуслары, шигърият сөючеләр, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары килде һәм якты истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаштылар, авторга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу “Әллүки” халык җыр-моң фольклор ансамбле, Г.Әхмәева, Р.Әхмәтова башкаруындагы музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды. Табигате белән тыйнак, гади күңелле авторыбыз якташлары күңелендә онытысмаклык эз калдыра. Сезгә Эльверт Гариф улы без корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет, шатлык һәм озын гомер телибез.
#Укытучыһәмостазелы2023
#ГодПедагогаиНаставника2023
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖