СӨЕНЧЕ, ДУСЛАР!
Китапханәбезгә «Тулпар» журналының яңа саны килде!
Укучыларыбызның яраткан басмасы, һәрвакыттагыча, кызыклы, эчтәлекле язмалары белән сөендерә. Илеш районы егете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Кәбировның “Дала буйлап бөркет атлап бара…» , якташыбыз, Бабич сукмакларын тапап үскән Әсән авылы егете Илмир Шәйхелисламовның “Тагын көзләр синсез үтәр микән…”, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Хәкимҗанның “Корабларга һәрчак диңгез кирәк…” дип исемләнгән шигъри шәлкемнәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстан “Китап” нәшриятында һәм үзнәшер юлы белән басылган бик күп китаплар авторы, Х.Гыйләҗев, Б.Бикбай, И.Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Закир Әкбаровның “Чоңгылның чите юк” повесте, башлап язучы иҗатчылар Г.Гафарова, Р.Мирзаханованың, Илеш районы Сүлте мәхәлләсенең имам-хатыйбы М. Низаметдиновның ”Табын” хикәяләре укучыларыбыз күңеленә бик тә хуш килер, дип өметләнәбез. Басманың бүлек мөхәррире Дилбәр Булатованың үзешчән композитор Роза Якуповага багышланган язмасы, журналист Дилә Мөхәррәмова — Хәйретдинованың шәхси эшкуар Эльвира Малышева, “Мәчетләребез тарихыннан” рубрикасында поэзия бүлеге мөхәррире Мөнир Вафинның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Әлфред Дәүләтшин белән әңгәмәләре дә мавыктыргыч итеп, кызыксынган укучылар өчен күп мәгълүмәт кулланып бирелгән. 25 август – җәлилчеләрне искә алу көне. Бу уңайдан “Муса улым, сиңа әйтәм…” – М. Җәлилнең әнисе — Рәхимә апаның балаларына атап язган мөнәҗәте, балалар өчен махсус “Тузганак” кушымтасы һәм башка бик күп язмалар урын алган журнал битләрендә.
Китапханәбезнең уку залында сезне көтеп калабыз! Рәхим итегез!
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека