БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
Республикабызның “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасының 62 һәм 64 саннарының “Әдәби күчтәнәч” рубрикасы астында Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Җурналистлар берлеге әгъзасы, балалар язучысы, З.Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” һәм башка нәшриятларда да басылып чыккан бихисап китаплар авторы, Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбердин исемендәге һәм Дүртөйле районының Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты Илдус Тимерхановның “Җылы нурлар кочагында” исемле хикәясе басылып чыкты.
“Тирә-як шундый якты – җылы нурлар кочагында иркәләнеп утырган Күл буе куаклары ерактан күренә. Без, өч малай – Нәҗип, Рәис һәм мин – шуның сөзәк ярына килеп җиттек….” Кымызлык ашарга килгән өч малайның тракторчы Җәүһәр абзый, тавык караучы Гайнелҗинан апа, кымыз эшләүче Самат абзый белән очрашулары, шул онытылмаслык мизгелләрне тасвирлаган арада искиткеч табигать күренешләрен, һәрбер үскән үлән, очкан кош, аккан суга кадәр үз аңлатмаларын иңдереп, туган ягыбызның бар матурлыгын күрсәтергә омтылып язылган бу хикәя безнең әдәбият сөючеләребезне битараф калдырмас, дип өметләнәбез.
Килегез! Укыгыз! Көтәбез!
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека