Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “КАРТАЯМЫНИ СОҢ, ЙӨРӘК?”

Шавы булып алтын яфракларның,
Зәңгәрлеге булып һаваның,
Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,
Матурлыкка тиңе юк аның!
1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә китапханәнең “Изгелек утравы” әгъзалары өчен бәйрәм оештырдык. Мул табыннар артында урын алган кунакларны район ветераннар оешмасы рәисе Р.М.Ваһапов, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте район бүлеге рәисе З.Г. Гатауллина, Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте урындагы бүлеге җитәкчесе Г. М. Шәйхетдинова, “Чамагышнефть” нефть һәм газ чыгару идәрасе ветераннар оешмасы рәисе Т.Р. Фәизова бәйрәм белән тәбрикләп, иң мөһиме сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә алып баручыларның шигъри юллары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәзилә Нуриәхмәтова һәм Марсель Хөсәеновларның җырлы — моңлы чыгышлары, уен-көлке, дәртле биюләр белән чәй өстәле артында дәвам итте. Чарада катнашучылар чын рәхәтләнеп ял итеп, оештыручыларга рәхмәт сүзләре яудырып, тагын да очрашырга булып өйләренә таралаштылар.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека