ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “ИЗГЕ ҺӨНӘРЛЕ ИҖАТЧЫ»”
Халыкара укытучылар көне уңаеннан китапханәнең уку залында «Йәшлек» гәзитенең 100 еллык юбилее һәм Русиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы уңаеннан оештырылган «Изге һөнәрле иҗатчы» әдәби марафонында катнашкан укытучы-шагыйрәләр: Биектау авылыннан Башкортстанның мәгариф отличнигы Флүрә Газизова, укытучы-ветеран Зөлфә Гимазова белән бик тә җанлы, җылы очрашу булып үтте. Чарага Дүртөйле шәһәренең 1 санлы гомум белем бирү мәктәбенең Ә.Г. Гыйльметдинова җитәкчелегендә югары класс укчылары җыелды. Шагыйрә-язучыларыбыз балаларны ихластан үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар, туган якка, аның табигатенә, уңган авылдашларына, якыннарына, багышланган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Килгән кунакларыбыз бик тә үзенчәлекле шәхесләр: икесе дә дин юлында, дару үләннәре җыю һәм аларны куллану белән дә шөгыльләнәләр, Флүрә Рәис кызы бал кортлары белән дәвалау үзенчәлегенә дә ия, икесе дә шигьри, моңлы күңеллеләр. Укучылар исә үз чиратында ветеран — укытучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрик итеп шигъри юллар, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бер сәгатьтән артык вакыт мизгел эчендә үтеп тә китте, балаларның таралышасылары килмичә җанлы әңгамә кайтыр юлда да дәвам итте.
#Годпедагогаинаставника #Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека