«КӨЗГӨ МОҢ»🍃🍁🍂💐
Кадерле дуслар! Сезнең игътибарыгызга шиғри гөлләмәләр бирүне дәвам итәбез. Җирле каләм тибрәтүчеләрнең ләззәтле-сихәтле күңел җәүһәрләре белән танышырга чакырабыз. Елның сихри мизгелендә бу юллар шигърият яратучыларга күңелле ял минутлары, рухи азык, җан рәхәте бирер дип ышанабыз.
🍁МӘҢГЕЛЕК ТҮГЕЛ
Болытларга күз салыгыз,
Тыңлагыз яз тавышын.
Мизгелләр белән санагыз
Гомерләрнең агышын.
Могҗизага өйрәнмәгез,
Аңа хәйран калыгыз.
Көз килде дип зарланмагыз,
Язны тойсын җаныгыз.
Адым саен мизгел үтә,
Сокланыгыз мизгелгә.
Мизгел килә, мизгел китә,
Ул мәңелек түгел лә… Венер ФӘТТАХ
🍂МОҢСУ КӨЗ
Иңнәреңә кайчак башым салып,
Тынып калсам, иркәм, бер мәлгә,
Тулган уйларыма юл күрсәт тә,
Йомшаклыгың белән кер хәлгә.
Йөрәгемнең дәртле ләпелдәве,
Каеннарга барып сарылгач,
Синең өчен генә сайрый башлар
Һәм кушылыр аңа сандугач.
Кайчан гына икәү, куанышып,
Җиләкләрен җыйдык бу җирнең.
Акрын гына: “Мин бәхетле”, — диеп
Кыймылдады шунда иренең.
Нигә бүген бик борчулы йөзең,
Көзгә охшаш сеңгән сарылык.
Хәлләреңә, җаным, керер өчен,
Кайлардан соң алыйм сабырлык?
…Табигать тә кайчак бутала бит,
Миләш чәчәк аткан, саташкан.
Безме икән әллә, ялгышып,
Шул көзләргә кереп адашкан? Әнисә Ягьфәрова
🍃ТУГАН ЯГЫМА
Бик сагынып кайттым, туган ягым,
Эзләргә дип яшьлек эзләрен.
Күрергә дип назлы балачакны,
Чишмәсенә төштем түзмәдем.
Шулкадәрле нигә гүзәл икән
Мәхәббәтле горур тауларым?
Ак каеннар сөеп башын игән,
Серен сөйли зифа талларым.
Таң җилләре чәчләремнән сыйпый,
Гүя яшьлек ярым куллары.
Туган якның сихри гүзәллеге
Тибрәтә шул йөрәк кылларын. Тәслия Әхмәтова
🍁КӨЗГЕ УРМАНДА
Көзге урман матур, сокланырлык,
Күзне назлый төсләр байлыгы.
Куе кызыл, яшел һәм сарылык,
Сары ача күп төс барлыгын.
Гүзәл табигатьнең һәрбер чоры.
Күрә белү ямь бирә җанга,
Ә күрмәсәң – тормыш һәрчак соры,
Нинди рәхәт көзге урманда! Фәнис Рәхмәтуллин