«ШИГЫРЬ-ҖЫР ДӨНЬЯСЫ»
Китапханәнең уку залында якташыбыз, отставкадагы подполковник, драматург, шагыйрь, Башкортостан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, 14 китап авторы, автор-башкаручы, легендар “Яшел беретлар” ансамбле солисты Фәттәхов Венер Әхнәф улы белән бик тә эчтәлекле, җылы, матур иҗади очрашу үтте. Кичәгә кунагыбызның якыннары, туганнары, классташлары, иҗатын сөюче дүртөйлеләр, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы, «Әллүки» халык фольклор ансамбле әгъзалары, якташыбыз, шагыйрь, журналист, Башкортстан республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре Ф.Р.Габидуллина, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Р.Хафизов, язучы, драматург, балалар язучысы, үзешчән композитор М.Мөсифуллин, шагыйрә, журналист, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының район бүлеге җитәкчесе С.Васикова, “Яшел беретлар” ансамбле солисты Р. Фазлиахметов катнашып Венер Әхнәф улына котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, шигъри гөлләмәләр бүләк иттеләр. Кунагыбыз үзенең балачак, яшьлек, гаилә хатирәләре белән бүлеште, уңышлары белән уртаклашты, музыкаль сәламнәрен җиткерде, шигырьләрен укып ишеттерде.