Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ

Бәйләнмәгез!
Бүген сезгә
Бар серемне таратам:
Мин әнигә охшаганмын,
Чөнки аны өзелеп-өзелеп
Өзелеп-өзелеп яратам!
“Әнкәй белән минем арада олы мәхәббәт бар иде. Ана белән бала икесе генә тоя торган олы хис бар иде. Һәм бу хис ике җан бер-берсеннән башка яши алмаслык дәрәҗәдә көчле иде…”
Республикабызның “Өмет” Башкортстан яшьләр гәзитенең 27 нче октябрь, 3 нче һәм 10 нчы ноябрь саннарының “Иҗат” рубрикасында якташыбыз, язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Саҗидә Сөләймәнова , Шәйхи Маннур, Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Галимҗан Гыйльманның “Әнкәй” роман-эссесыннан өзекләр дөнья күрде. Автор зыялы, затлы, мулла нәселеннән килгән асыл сыйфатларын югалтмаган әнисе Нәзилә апа, бераз кырысрак, әмма күңелендә нечкә-нәзберек җан асыраган әтисе Хәмитҗан абзый турында бик күп балачак, яшьлек истәлекләре, җылы, сагынычлы хатирәләре, тормыш, яшәеш турында тирәнтен, җитди уйланулары белән уртаклаша. Искиткеч матур әдәби тел белән яратып язылган соклангыч әсәр укучыларыбыз күңеленә бик тә хуш килер дигән өметтә калабыз.
Килегез! Укыгыз! Көтәбез!
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека