ШИГЬРИ СӘГАТЬ “МИН ИҖАТЫМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ”
Китапханәнең уку залында сәламәтлеге чикләнгән бик тә үзенчәлекле шагыйрә, гомерен иҗатка багышлаган көчле рухлы, авыр язмышлы, Гали Чокрый һәм Саҗидә Сөләймәнова исемендәге бүләкләргә лаек булган, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яңавыл таңнары” гәзитләренең, “Тулпар”, “Мирас”, “Башкортостан кызы” журналларының еллык лауреаты, Яңавыл районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе К. Ф. Шафикованын тормыш һәм иҗат юлына багышланган чара булып утте. Чара шагыйрәнең эчтәлекле, мәгьнәле шигырьләре белән үрелеп барды. Китап укучыларыбызга видеотасмадан автор сүзләренә язылган җырлар тәкъдим ителде. Дүртөйле шәһәре Ветераннар советы рәисе Р. М. Вагаповның чыгышы да катнашучыларны битараф калдырмады.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека 📖
#Саулыкмөмкинлекләречикләнгәнкешеләрхакындахәстәрлекелы