ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ «ТОРЫП — ТОРЫП ИСКӘ ТӨШӘ…»
Матур кыш мизгеленең илаһи бер көнендә шигъри күңелле якташыбыз, Башкортостанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмине бик тә якыннан күреп белгән, күп тапкырлар аралашкан туганы Лена Зәйдуллина-Нәҗметдинованың ”Торып-торып искә төшә…” исемле олуг шагыйребезгә бәйле хатирәләр, күңел ядкарьләре тупланган җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып үтте.