Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ИҖАДИ КИЧӘ «ТУГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ»

Үзәк китапханәдә искиткеч матур, эчтәлекле, җылы чара булып узды. Төп кунагыбыз озак еллар “Юлдаш” район газеты редакциясендә журналист булып эшләгән, балалар язучысы, үзенең күркәм юбилеен билгеләүче Илдус Тимерханов. Кичәгә кунагыбызның иҗатташлары, иҗатын сөюче дуслары, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары килде һәм авторга үзләренең җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Бүген Илдус Хәмит улы балалар өчен язылган бик күп китаплар авторы. Әмма авторны иң нык, тирән дулкынландырган тема туган як тарихы, туган як табигате . Шушы темага багышланган “Череккүл – дөнья башкаласы” исемле әдәби, тарихи, фәнни-документаль язмалардан торган зур күләмле китабы дөнья күрде. Бик күп архив материалларына, күренекле галимнәр хезмәтләренә нигезләнеп автор Илеш, Дүртөйле районы авылларының үткән тарихын, табигатен яшәешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый. Авыл кешеләренең бик күп истәлекләре, җыр-такмалары, шигъри язмалары, мәзәкләре, сынамышлары да китап битендә урын алган. Очрашу яңа басманы тәкъдим итү, музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды. Табигате белән тыйнак, гади күңелле, җор телле авторыбыз якташлары күңелендә онытылмаслык эз калдыра. Сезгә Илдус Хәмит улы без корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет, шатлык һәм озын гомер телибез.