Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

“КӨЗЛӘРЕМДӘ ЯШӘСӘМ ДӘ, МИН ҺАМАН ГАШЫЙК ҖӘЙГӘ”

Шигырь язам, йөрәгемдә
Хисләр талпынган чакта.
Бәхет кошым талларыма
Кунып сайраган чакта.
Китапханәбезнең уку залында балалар өчен “Шаян кыз”, өлкәннәр өчен “Сөйлим серләремне”, “Тәүге очрашу”, “Яшәү яме” җыентыклары авторы, шагыйрә Клара Сәфәрова белән “ искиткеч җылы, тирән эчтәлекле очрашу узды. Чарада шигърият сөючеләр, “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе,”Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары ,шәһәребезнең хөрмәтле кешәләре балалар язучысы, журналист, Ш.Ходайбердин исемендәге премия лауреаты И.Тимерханов, шагыйрә, журналист, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе С.Васикова, отставкадагы майор, журналист Ф.Гәлләмов катнаштылар һәм Клара Мисбах кызына котлау сүзләре җиткереп, шигъри гөлләмәләр, чәчәкләр, җыр-моң бүләк иттеләр. Көтелмәгән бүләк – Башкортостанның атказанган артисты, якташыбыз Р.Динәхмәтовтан аудио котлау да яңгырады. Шагыйрә исә үз чиратында бәйрәмдә катнашучыларны иҗаты белән таныштырып, яңа шигырьләрен укып, аларның язылу тарихын да сөйләп үтте. Кичәдән һәр килгән кеше шатлыклы, күтәренке кәеф һәм рухи ял алып таралышты.