Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

“СЕРЛЕ КАЛӘМ ИЯСЕ”

“Талантлы син, Кеше туганым! –
Сәләтлесең һәрбер иҗатка;
Дөнья дигән Бөек китапка
Языла бара хезмәт юлларың”

“Талантлы син, кеше туганым! Язмабызны юкка гына Хәсән Туфан шигыре белән башлап китмәдек. Бүген шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, драматург, балалар язучысы, үзешчән композитор, 8 китап авторы, искиткеч талант иясе Мөдәрис Мөсифуллинның күркәм гомер бәйрәме. Гомер буе иң мәшәкатьле, иң тынгысыз өлкәләрнең берсе – мәдәнияттә эшләгән, район халкын гына түгел, башка як тамашачыларын да үзе сәхнәләштергән драма әсәрләре белән куандырган, шул ук вакытта язучы да, драматург та булган, төрле сценарийлар язарга да өлгергән кеше ул Мөдәрис Гайнелгыйлем улы. Аның балалар күңеленә хуш килгән “Кош йөрәге”, “Курай иле”, татар һәм башкорт телләрендә һәм дә сукырлар җәмгыяте китапханәләре өчен “Аучы Мәргән маҗаралары” исемле әкиятләр китаплары, ә 2010 елны “Акча кемгә кирәкми? дип аталган пьесалар җыентыгы электрон вариантта дөнья күрде. “Ватандаш”, “Мәйдан” журналларында “Тәүбәгә килү” повесте, “Ағиҙел” журналында “Яҙыусы” драма-уйланыуҙары, балалар һәм өлкәннәр өчен бик күп иҗат җимешләре “Тулпар”, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Йәншишмә”, “Аманат” кебек республика гәзит-журналларында басылды. Пьесалары Дүртөйле, Яңавыл, Белорет, Бүздәк халык театрларында, Минзәлә татар дәүләт драма театрында куела. «Тискәре ир, «начар» хатыннар» комедиясе 1998 елда Мәжит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында сәхнәләштерелә. Тирә–ягындагы кешеләргә, төрле вакыйгаларга битараф булмаган Мөдәрис Гыйлем улының күңеле җыр – моң белән дә тулы. “Туган көнең белән дускай”, “Көзге җыр”, “Әңкәй”, “Фәүзия каеннары” һ.б. җырларын популяр артистлар, шулай ук автор үзе дә башкара.
Мөдәрис Мөсифуллин – “Урман баһадиры 1995”, “Алтын Урал”, “Аманат” журналының М.Акмулла исемендәге премияләр лауреаты. Ул Русия Мәдәният Министрлыгының “Мәдәнияттәге уңышлары өчен” билгесе, милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Башкортостан һәм Татарстан Мәдәният министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән зур шәхес. Олы юбилеегыз белән котлап, без Сезгә ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш, яңа иҗади үрләр телибез. Сезнең тирән эчтәлекле, укымлы әсәрләрегез гәзит, журнал битләрен җанландырып, еш чыгып торсыннар!
#юбилейписателя
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека