КИЛЕГЕЗ! УКЫГЫЗ! КӨТӘБЕЗ!
Кадерле дуслар!
Китапханәбезгә хатын-кызларыбыз яратып укый торган “Башкортостан кызы”, “Сөембикә”, “Все для женщины”, “Сабрина” журналларының яңа саннары килде. Төрле һөнәр осталары, данлыклы, уңган-булган хатын-кызларыбыз, билгеле шәхесләребезнең балалары, асыл ирләребез турында бик тә үзенчәлекле мәкаләләр, хатирә-истәлекләр, табиб, психолог язмалары, бакчачыларга ярдәмгә файдалы киңәшләр, тегү-чигү, бәйләм үрнәкләре, аш-су осталарыннан үзенчәлекле рецептлар урын алган бу басмаларда.
Килегез! Укыгыз! Көтәбез!
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека