Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “ЯЗЛАР МАТУР ХАТЫН – КЫЗЛАР БЕЛӘН!”

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килә, каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә, үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр? Әйе, көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Халыкара хатын – кызлар көне – 8 Март бәйрәме күптән көтелгән, иң күңелле бәйрәмгә әверелде, чөнки ул яраткан хатын-кызларга багышланган. Бу яз көне наз, җылылык һәм мәхәббәт белән бәйле. Бэйрэм алды көннәрендэ “Изгелек утравы” клубы гузэл хатын – кызларыбызны бәйрәмгэ чакырды. Алар өчен әдәби – музыкаль кичә оештырылды. Кичә Сукырлар оешмасы рәисе Г. М. Валиеванын җылы котлауларыннан башланды. Р. Фаткуллин узенен монлы тавышы белэн кешелекнең матур яртысына – хатын-кызларыбызга, әниләребезгә багышлап җырлаган җырлары бер кешене дә битараф калдырмады. 10 санлы балалар бакчасында тәрбияләнуче балаларның чыгышы кичәбезгэ тагын да ямь өстәде. Кичэ бик күңелле үтте.