Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

#МеждународныйЖенскийДень #8Марта#ВамЛюбимые

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Хатын-кыз… Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар, башкорт хатын-кызлары… Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?! 8 Март – Халыкара хатын-кызлар кцне алдыннан үзәк китапханәдә “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары өчен “Дөнья күркәм сезнең белән, кадерле хатын-кызлар!” исемле ял кичәсе үтте. Хатын-кыз — илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди! Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Бөек фикер ияләре, язучылар, шагыйрьләр хатын-кызга үзләренең гимннарын мәңгелеккә калдырганнар! Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Әдәбиятыбызда хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Шагыйрьләребез М.Кәрим, Н.Нәҗми, Р.Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Н,Касыймов, Ә. Сөләймәнов һ.б. бик күпләр хатын-кызларыбызга дан җырлаган. Кичә санап үткән авторларыбызның шигырьләре Р. Рәхимьянова, Лира Рзхимова, З. Әхмәдуллина башкаруындагы җырлар белән бергә үрелеп бардылар. Катнашучылар чәй артында яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар.