Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИЯТ СӘГАТЕ “ФОАТ САДРИЕВ – АВЫЛ ТОРМЫШЫ ҖЫРЧЫСЫ”

Авылда туып, авыл тормышын, заман һәм чор сулышын үзенең йөрәге аша үткәргән язучы әдипләребез бармак белән генә санарлык. Шулар арасында үзенең үткен каләм көче белән аерылып торган, бөтен татар китап укучыларының күңелләрен иҗаты белән яулап алган әдибебез Ф. Садриев. Бүген китапханәбезнең уку залында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриевка 80 яшь тулуга багышланган әдәбият сәгате булып узды. Китап укучылар авторның “Таң җиле” романы, “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе, “Шаһзаманов эше” повесте, бик күп хикәяләре белән танышып үттеләр. Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы Р.Хафизов, “Раушан”, “Дулкын”, “Изге утрау” клублары әгъзалары язучы иҗаты турында уй-фикерләре белән бүлештеләр.