Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “СҮНМИ ТОРГАН ИЖАТ ЯЛКЫНЫ” (Габдулла Тукайның тууына 135 ел)

Бөек татар шагыйре – Габдулла Тукай – милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына 27 ел гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туган. Бу датаны «Изгелек утравы» клубы әгъзалары белән билгеләп үттек. Кичәне алып баручылар шагыйрьнең тормышы, ижады хакында сөйләделәр, Габдулла Тукайның «Шурәле», «Мужик йокысы», «Пар ат», “Туган авыл” һәм башка шигырьләрен китап укучыларыбызга укып ишеттерделәр, кичәбездә бөек шагыйребез сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды, халык күңелендә Габдулла Тукай мәңге сакланганы расланды. «Тукай безнең күңелләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» жыры белән тәмамланды.

Шундый ук мәдәни чаралар барлык авыл китапханәләрендэ дә узды.