Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

Улу-Телякская трагедия.Книга скорби и памяти

Уважаемые читатели! Знакомтесь – новая книга!📓
Книга состоит из трех частей. В первой части издания «Со страниц газет и книг» приведены опубликованные материалы: статьи журналистов республиканских и центральных газет, материалы из научных работ ученых-медиков. Во второй части «Память сильнее времени (Воспоминания)» представлены воспоминания очевидцев и участников ликвидации последствий катастрофы. В третьей части «Улу-Телякская трагедия в объективе фотоаппарата» размещены фотографии из личного архива военных, фотокорреспондентов и из открытых источников сети Интернет. Книга выпущена во исполнение поручения Главы Республики Башкортостан.

 

ОЛЫ-ТЕЛӘК ФАҖИГАСЕНӘ 32 ЕЛ

Очар коштай җитез поезд
Ярсый-ярсый алга чаба.
Һаләкәткә тик бер адым
Якыная бара ара.

Тәгәрмәчләр метрономдай
Суга вакыт: тек-тек, тек-тек.
Әйтерсең лә искәртәләр:
Җәһәннәмгә килеп җиттек, килеп җиттек.

Яңа туган нәни очкын
Зур казага җитә калды.
Тирә-якны бер мизгелдә
Ут ялкыны чорнап алды.

Шаулап-гүләп аҗдаһадай
Үлем чәчте зәһәр ялкын.
Зәңгәр факел булып янды
Сабый бала, ир һәм хатын.

Аңышмый да калды алар
Ялкын теле ялмап йотты.
– Ни булды? – дип, газлы җаннар
Иңри-иңри күккә очты.

Исән калганнарның хәлен
Тик үзләре генә белә.
Янган, пешкән җәрәхәттән
Һаман көек исе килә.

Табигатькәй ничәнче кат
Кисәтә бит кешелекне.
Башкарган бар эшләребез
Булсын иде игелекле.

Башка булмасын корбаннар,
Сакта торсын аң һәм хәтер.
Җир язмышы кешеләрдә
Без әйтмәсәк, кем соң әйтер?

Олы теләк, олы теләк
Булалмадың олы терәк.
Ут күлеңдә һәлак булды
Соңгы өмет,соңгы теләк.
Олы-Теләк, Олы-Теләк…
Хәтер чаңын суга йөрәк.
03.06.2021. Флүрә Газизова- Биектау авылы.