ХӘТЕР КИЧӘСЕ “ГОМЕР – БЕР ШӘМ ЯНГАН ВАКЫТ”
Шәмдәлләрдә шәмнәр яна,
Сүнмә берүк, балкы шәм!
Бер шәм янган вакыт кына
Гомер кыска – янып кал!
Китапханәбездә арабыздан бик тә иртә китеп барган, районыбыз, шәһәребезнең мәдәният өлкәсендә якты эз калдырган, 2013 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр “Без кабызган утлар” ветераннар клубы җитәкчесе йөген тарткан искиткеч талантлы, тирә-юньгә нур сибеп, җылылык бөркеп яшәгэн Гөлчәһрә Мөдәрисованың хәтер кичәсе оештырылды. Кичә җылы хәтирәләр барлауга корылган иде. “Изгелек утравы” китап укучылар клубы, “Без кабызган утлар” ветераннар, “Изге ай” халык фольклор ансамбле, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары катнашып, Гөлчәһрә Гатият кызы турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар, Г. Мөдәрисованың видеотасмага яздырылган чыгышын тыңлап сагынуларын, йөрәк әрнүләрен басырга тырыштылыр. Чарада Дүртөйле муниципаль районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе З. Г. Гатауллина, ветераннар Советы рәисе Р. М. Вагапов чыгыш ясап, Гөлчәһрә Гатият кызының искиткеч ярдәмчел, якты күңелле кеше булуын, тормышны өзелеп яратып, изгелекле гамәлләр кылырга ашыгып яшәүен билгеләп үттеләр.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека