Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ ОЧРАШУ “ЯКТЫ НУР СИБҮЧЕЛӘР”

Республикабызның “Өмет” яшьләр гәзите хезмәткәрләре, баш мөхәррире, якташыбыз, Башкортостанның атказанган матбугат һәм киң күләм мәгълүмат хезмәткәре, Шәһит Ходайбирдин исемендәге Республика хөкүмәте премиясе лауреаты, журналист Рәдис Гыйльван улы Ногманов; Башкортостан Республикасы нәшрият йорты медиа директоры Айнар Рязанович Байбулатов; берләштерелгән Дүртөйле почтамты начальнигы Данис Әдип улы Шәйхуллин; Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, балалар язучысы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, Башкортостанның халык артисты Фәдис Ганиев, Башкортостанның атказанган артисты, якташыбыз Радик Динәхмәтов катнашлыгында китапханәбездә китап укучылар күңеленә бик тә хуш килгән “Якты нур сибүчеләр” исемле очрашу булып үтте. Очрашу “Өмет” гәзитенең 30 еллык юбилеена һәм дә Рәдис Ногмановның күптән түгел басылып чыккан “Без Агыйдел иленнән” китабына багышланды. Кунакларга тәбрикләү, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясап район хакимияте башлыгы Р. С. Йосыпов тантаналы рәвештә Рәдис Ногмановка, РФ һәм БР Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы шагыйрә С.Ф. Васиковага Наҗар Нәҗми иҗатын пропагандалау буенча күрсәткән аерым хезмәтләре өчен шагыйрь исемендәге премияне тапшырды. Татарстан кунагыбыз, язучы Галимҗан Гыйльман исә күркәм гомер бәйрәме уңаеннан район хакимиятенең Мактау кәгазенә һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Очрашуны музыкаль яктан Дүртөйле мәдәни-ял итү үзәге артистлары Н. Нуриәхмәтова, М.Хөсәенов, А.Ибраһимов бизәде.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖