Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “ИЛҺАМ АЛАМ ТУГАН ЯГЫМНАН”

Шушындый күңелләрне җилкендерә торган ямьле яз көнендә безнең китапханәбез залында йөрәге белән чын татар булган язучы, балалар язучысы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият мәйданына килгән күп кенә каләм ияләренең остазы, А. Алиш исемендәге, Ф. Хөсни исемендәге, С. Сөләйманова, Ш. Маннур, Р. Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты, әдәбият өлкәсендә зур казанышлары өчен «Шолохов Медале», «Казанның меңъеллыгы» медале бүләкләренә лаек булган күренекле якташыбыз Галимҗан Гыйльманов белән искиткеч, матур, җылы очрашу кичәсе булып үтте. Укуын тәмамлагач, Галимҗан Хәмитҗан улы Казан дәүләт университетында укыта, Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире, Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. Ш.Бабичның шигырьләрен туплап, “Зәңгәр җырлар” исемле җыентык бастырып чыгарды. Төрле еллар авазы булып әдипнең “Тозлы яңгыр”, “Гөрләвек”, “Күңелем сүрәте”, мавыктыргыч, үзенчәлекле, катлаулы сюжетка корылган “Оча торган кешеләр”, “Албастылар”, “Җанбалык” һ.б. күп кенә китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә Галимҗан Хәмитҗан улы 36 китап авторы. Очрашуда кунагыбызның иҗатын сөюче дүртөйлеләр, җирле шагыйрәләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортостан атказанган мәдәният хезмәткәре, Н. Нәҗми исемендәге премия лауреаты Х. Нәбиев, РФ һәм БР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы С.Васикова, Башкортостанның атказанган нефтьчесе, Н. Нәҗми исемендәге премия лауреаты Ф. Рәхмәтуллин, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, отставкадагы майор Ф.Галлямов авторга үзләренең җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Галимҗан Хәмитжан улы исә китапларның язылу тарихы белән таныштырды, иҗади планнары белән уртаклашып, китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирде. Кунагыбызның бертуган энесе А. Гильманов җитәкчелегендәге Дүртөйле татар драма һәм комедия театры балалар өчен язылган “Шүрәлеләр ни атлы?” пьесасын сәхнәлештерү, абыйсы белән бергәләп башкарган җыр очрашуга аеруча бер ямь, бизәк өстәде. Кичә Н.Шәйхетдинов, Г.Әхмәева, музыка мәктәбе укучылары башкаруында музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды.
#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека