Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КИЧӘ “ГҮЗӘЛЛЕК ШАГЫЙРӘСЕ”

Мин – таң кызы, димәк мин бәхетле,
Туганда ук мөһер сугылган.
Эшләремнең һәрчак уң буласы
Язмышыма язып куелган.
Бүген безнең китапханәдә искиткеч матур, эчтәлекле, җылы чара булып узды. Төп кунагыбыз бөтен булмышы белән шагыйрә, үткер каләм остасы, сәләтле җурналист, Башкортостанның атказанган һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, Наҗар Нәҗми, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури исемендәге премияләр лауреаты, якташыбыз Фәния Габидуллина. Кичәгә кунагыбызның иҗатташлары, иҗатын сөюче дуслары, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары килде һәм авторга үзләренең җылы теләкләрен, тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Фәния Равил кызының иҗат җимешләре бай, алар тормышка зур мәхәббәттән сугарылган. Аеруча Туган җиргә, туган авылына кайнар сөю күзлегеннән карашы укучыларының йөрәгенә тиз үтеп керә. Аның “Таң кызы”, “Язмышлар ярында”, “Күңелем җимешләрем”, “Язларыма кайтам” исемле җыентыклары дөнья күрде. Тулы түгәрәк өстәл, Г. Әхмәева яңгыраткан Ф.Габидулина сүзләренә матур җыр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бу көнне шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлына зур бәя булып кабул ителде. Без, якташлары, аның белән хаклы рәвештә горурланабыз! Иҗади уңышлар, яңадан-яңа очрашулар теләп калабыз.
#ФәнияГабидуллина
#Дүртөйлеүзәккитапханәсе