Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ “БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАР!”

Йөгерә-йөгерә буран эзләреннән,
Гөрләвекләр булып яз килә.
Һаваларны иңләп, кырлар тулып
Шатлык килә җиргә, наз килә.
Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне апа-сеңелләребезгә, сылу «Раушан» клубы кызларына җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде. Язның беренче бәйрәме уңаеннан алар өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Бәйрәм кичәсе җыр, бию һәм уеннар белән күңелле узды. Катнашучылар чәй артында яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!

#Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека📖