Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ “МИН ҖЫР БУЛЫП ТУАР ИДЕМ ҖИРДӘ”

5 апрельдә үзәк китапханәнең уку залында шагыйрь, бик күп җыр сүзләре авторы, философия фәннәре кандидаты, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең, Башкортстанның Журналистлар hәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, иҗади конкурслар җиңүчесе Нурлан Рәшит улы Ганиев белән искиткеч җылы, тирән эчтәлекле очрашу узды. Чарага районның каләм әһелләре, китапханәчеләр, шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде. Очрашуның рухын шагыйрь үзе билгеләде: тормыш юлы, иҗаты хакында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, матбугатта басылган һәм басылмаган шигырьләрен укучыларыбыз хозурына ирештерде, китап сөючеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде. “Әллүки” фольклор ансамбле, җырчылар Нәзилә Нуриәхмәтова, Марсель Хөсәеновлар исә очрашуны җыр-моңга чорнады. Ә без , үз чиратыбызда, Нурлан Рәшит улына очрашуга килгән өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, гаилә бөтенлегендә, ил-көн тынычлыгында илһамланып иҗат итәргә насыйп булсын! Уңышлар, сәламәтлек телибез! Хәтер сандыгында матур истәлек булып сакланыр бу чарабыз!