Герб
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
межпоселенческая централизованная
библиотечная система

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан
(МБУК МЦБС МР Дюртюлинский район РБ)
Контакты
Прочие контакты
Факт. адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72
Юридический адрес
452320, Республика Башкортостан, г. Дюртюли, ул. Разила Мусина, д. 72

ӘДӘБИ КИЧӘ “КЕШЕГӘ ГОМЕРЛӘР БИРЕЛӘ, МЕҢ ТҮГЕЛ БАРЫ ТИК БЕР ГЕНӘ…”

Кышкы тыныч, матур, күңелләргә иман нуры бирә торган җомга көнендә, китапханәбезнең уку залында “Кызыл таң” гәзитенең элекке хезмәткәре, арабыздан бик тә иртә киткән якташыбыз, матбугатта якты эз калдырган журналист Рәзил Фазыловның тормыш иптәше Мәрьям Әхәт кызы һәм Рәзилә Рәзил кызы тырышлыгы белән дөнья күргән “Тормыш дәрьясында» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Басма Санә Сабирҗанова мөхәррирлегендә “Башкортостан” республика нәшриятында 300 данәдә дөнья күргән. Китапта авторның гәзит-журналларда дөнья күргән күренекле замандашларына, алдынгы хезмәт коллективларына багышланган, үз чорының казанышларын һәм проблемаларын яктырткан очерклары, мәкаләләре тупланган. Кичәгә кунагыбызның якыннары, туганнары, авылдашлары исеменнән безнең коллегабыз Р.Ситдикова, иҗатын сөюче дүртөйлеләр, Русия һәм Башкортостан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Г. Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фәткуллин, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы, язучы, драматург, балалар язучысы М.Мөсифуллин, РБ Хөкүмәтенең Ш.Ходайбердин исемендәге премиясе лауреаты, журналист, балалар язучысы И.Тимерханов, РФ һәм БР Язучылар берлекләре әгъзасы Р.Хафизов, РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Х. Нәбиев, шагыйрә, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы С.Васикова, Башкортостанның атказанган нефтьчесе Ф.Рәхмәтуллин, китапханәбезнең “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары Рәзил Фазылов турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар, якыннарына рәхмәт сүзләре җиткерделәр Мәрьям Әхәт кызы һәм Рәзилә Рәзил кызы исә китапның язылу тарихы белән таныштырып китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирделәр. Очрашу яңа басманы тәкъдим итү, “Әллүки” халык җыр-моң фольклор ансамбле, Г.Әхмәева, А.Ибраһимов, М. Хөсәенов башкаруындагы музыкаль котлаулар белән бергә үрелеп барды.